Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина капланган, пассажир имгәнгән

Яшел Үзән прокуратурасында быелгы җәйдә М7 Волга-Мизиново-Протопоповка юлында чыккан авария буенча гаепләү чыгарып, бу эшне судка җибәргән.

Бу хакта безгә прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев хәбәр итә.
Тикшерүләргә караганда, бу фаҗига төнге унберләр тирәсендә чыга. «Лада-219210» автомобилен йөртүче 27 яшьлек ир юл шартларын, юлдагы  транспорт интенсивлыгын исәпкә алмыйча һәм өстәвенә йөрү тизлеген арттырып, автомобиле белән идарә итүне югалта һәм машинасы белән  юл кырыена төшеп каплана. Ә машинасы эчендә ике пассажир да булган.  Нәтиҗәдә арткы утыргычта утырганы авыр тән җәрәхәтләренә дучар ителә.  Медицина суд экспертизасы да шуларны күрсәткән. ДТП чыгарган машина йөртүче гаебен таныган әлбәттә. Хәзер аның җинаять эше буенча  судта хөкем карары чыгарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев