15 июньнән максималь массасы 3,5 тоннадан һәм биеклеге 2,5 метрдан да артмаган «Йошкар-Ола – Яшел Үзән» автомобиль юлының 93нче чакрымында урнашкан юлүткәргечтә транспорт чаралары өчен хәрәкәт ачылды.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан биредә машиналар хәрәкәте өлешенең киңлеге 6 метрга кадәр габариты чикләнгән, юлүткәргечкә керү юлларына биеклеге 2,5 м дан артмаган габарит капкалар урнаштырылган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспорт чараларын йөртүчеләрдән бу мәгълүматны сәфәрне планлаштырганда исәпкә алуны сорый.
Нет комментариев