Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Марат Сафиуллин: «Бу Советлар Союзының таркалу масштабындагы кризис»

Дөнья һәм Татарстан икътисады үсеше Кытай базарын торгызудан соң башланачак.

Хәзер Россия икътисадында нефть бәяләре кимү һәм коронавирус пандемиясе фонында бара торган вакыйгалар масштабы буенча СССР таркалуы белән чагыштырырлык. Андрей Кузьмин белән интервьюда шундый фикерне ТР Фәннәр академиясе каршындагы Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге директоры, КФУның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректор Марат Сафиуллин белдерде.

Ул ил җитәкчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән бизнес һәм халыкка ярдәм итү чаралары башлангыч характерда булуын билгеләде. Алар артыннан эчке һәм тышкы икътисади багланышларны җанландыру буенча башка адымнар да булырга тиеш.

"Бу Советлар Союзы таркалу кебек үк масштабтагы кризис. Бу бик җитди", - дип ассызыклады икътисадчы.

Сафиуллин сүзләренә караганда, илнең һәм республиканың гади халкына бу вәзгыятьтә үз чыгымнарын оптимальләштерергә һәм экономия режимын кертергә кирәк. Икътисадый вәзгыятьнең сизелерлек яхшыруы Кытайның торгызылуыннан соң булачак, ул инде коронавирс белән көрәшүнең иң авыр чорын узды.

"Кытай тернәкләнә башлады, бу калганнарның да әкренләп торгызылачак дигәнне аңлата. Барысы да уздырылган чара нәтиҗәлелегенә бәйле. Әгәр без башка илләрдән тизрәк аякка бассак, бездә яңа базарлар алу, яңа икътисадый бергәлеккә һәм киңлекләргә керү өчен яңа конъюктур шанс барлыкка киләчәк. Бу мөмкинлекне бик тә кулланасы иде», - диде Марат Сафиуллин.

Марат Галиев белән интервьюның тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев