Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Марат Мухин: «Диләнең үз тормышы, ул күптән кияүдә...»

Узган атнада танылган композитор Марат Мухин никах укытты. Сөйгәне Гөлия исемле, Нурлат кызы.

Инстаграмда никах фотосурәтләре пәйда булуга, шундук гайбәте дә иярде. «Гаиләңне ташлап, башка кешегә өйләнәсең», - дип, аны сүгәргә тотындылар. Гайбәтчеләргә Марат җавап язган: 
"Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт. Амин, никахыбыз гомерлек булсын. Безнең тормышны белмичә негатив язучыларга җавап бирәсе килә. Дилә белән без күптәннән бергә түгел. Аның - үз тормышы, миндә - үземнеке. Ул инде күптәннән икенчегә кияүгә чыкты. Аның бар да яхшы. Балабыз өчен дә сезгә борчыласы түгел. Кыскасы, барысын да үзебез беләбез. Ялган мәгълүмат таратудан туктагыз, зинһар. Бу гайбәтләрне яратканыма һәм аның туганнарына ишетү бер дә рәхәт түгел. Кеше булып калыгыз!" 
shahrikazan.ru газетасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев