Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Марат Әхмәтов Яшел Үзәндә сөт бәяләре турында туры әйтте!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында җомга көнне узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда кече хуҗалыклар белән эшләү турында сөйләде.

Республика буенча ел дәвамында бер хуҗалыкта уртача 276 мең сумлык продукция җитештерлгән. Әмма районнар арасында бу күрсәткеч нык аерыла. Республика күрсәткечләреннән түбән булган районнарда шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән эшләүне кабат карарга кирәк, диде Марат Әхмәтов. 
Республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар тоткан өчен дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итә (бу елдан ветеринария хезмәтләре өчен дә ярдәм каралган). Ярдәм итүнең башка төрләреннән берсе - кече фермалар төзүгә, башмак таналар һәм кош-корт сатып алуга ярдәм чаралары. 
Марат Әхмәтов әйтүенчә, сөткә бәяләр бү\ген республика буенча 17,6 сум., ай эчендә 24 тиенгә төшкән.Тукай, Баулы, Чүпрәле, Зеленодольск, Зәй, Минзәлә районнарында сөткә бәяләр бик түбән. 
Грант программалары ярдәмендә фермерларда барлык төр мал-туар саны икеләтә артты (дуңгызчылыктан тыш), кош-корт – ике мәртәбәгә якын (800 меңнән 2,1 млн. башка кадәр).
Марат Әхмәтов халыкның продукциясен сату, кооперативларны үстерү буенча эшләрне активлаштырга кирәклеген билгеләп үтте. 

Яңа эш башлаучы фермерларга республика ярдәм программасы икенче ел эшли, быел 16 кооператив 75. Млн сум грант отты. Августта яңа эш башлаучы фермерларга грант ярдәме буенча «Агростартап» милли проекты эшли башлаячак, ул авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү белән бәйле. 
- Кешеләрнең чынлап торып кооперациягә керүе, продукцияне тиешенчә сату, сатып алу бәяләрен көйләү бик мөһим, - диде Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов шулай ук августта, авыл җирлекләре башлыкларын һәм районнар җитәкчеләрен чакырып, республиканың дүрт районы - Теләче, Аксубай, Зеленодольск, Тукай районнары базасында семинар-киңәшмә уздыру планлаштырылуы турында хәбәр итте.

Әлеге семинарга ЯҮ журналистлары да бара! Репортажын көтегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X