Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Марат Бариев Алинә Заһитованың Татарстанга күченүе турындагы сорауга җавап бирде

Аның кайда яшәве мөһим түгел - Ижевскидамы, Мәскәүдәме, Казанда йә Хабаровскидамы. Без аның татар булуына сөенәбез, - диде Марат Бариев.

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Олимпиада чемпионкасы Алинә Заһитова гаиләсе Ижевскидан Казанга күчү турында үзләре карар кабул итәргә тиеш, дип исәпли. Бу хакта парламентарий “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында кышкы Олимпиада-2018 йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Заһитовалар гаиләсеннән сорарга кирәк, ул аларга кирәкме икән”, - дип җавап бирде журналистларның сорауларына Бариев.

Сүз дә юк, Заһитова Корея Пхенчханында бик зур тәэсир калдырды, дип өстәде ул.

“Олимпиада тәмамланырга ике көн калып бара, Россиянең исә бер алтыны да юк, бу бик нык күңелгә тиде. Һәм шушы яшь кенә кыз искиткеч чыгыш ясады”, - дип белдерде депутат.

Ул республика халкына да, шәхсән үзенә дә, Алинә Заһитованың татар кызы булуы һәм республикага мөнәсәбәте булуы уңай тәэсир итүен әйтте.

"Безнең илебез өчен аның кайда яшәве мөһим түгел - Ижевскидамы, Мәскәүдәме, Казанда йә Хабаровскидамы. Аның алтын медаль алуы әһәмиятле. Без аның татар булуына сөенәбез. Әгәр шундый сорау туа икән, кайда яшиселәрен алар үзләре хәл итәр", - диде Марат Бариев.

"Татар-информ" Шереметьево аэропортында татарлар Алинә Заһитованы милли киемнәрдә каршы алды, дип хәбәр иткән иде.

Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Егор Никитин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олимпиада 2018 Алина Загитова олимпиада в пхенчхане