Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Маникюр һәм макияж ясап килгән өчен укытучыны эшеннән алмакчылар

Ростов укучыларының әти-әниләре ир-ат укытучының тышкы кыяфәте аркасында чаң суга. Һәм педагогны эштән азат итүне таләп итә. Шикаять социаль челтәрләрдә урнаштырылган, дип хәбәр итә regnum.ru.

Аерым алганда, аның макияж ясап килүе ата-аналарда зур канәгатьсезлек уята. Укучылар сүзләренә караганда, ир-ат кызларны өнәп бетерми, ә менә малайларга карата бик җылы мөнәсәбәттә, янәсе.
"Бәлкем, педагог буларак ул бик яхшыдыр, әмма тышкы кыяфәте белән ул күпләрне “шаккатыра“. Һәркемнең дә шәхси тормышын үзе ничек тели, шулай алып бару хокукы бар. Әмма мәктәпкә мондый кыяфәттә килергә ярамый дип саныйм. Әнә бит, укытучыны купальникта фотога төшкәне өчен куганнар, ә монда, закон буенча, эштән алу буенча бернинди хокук юк, диләр», — дип белдерде бишенче сыйныф укучысының әнисе, дәлилләр китерүче фотоларны күрсәтеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X