Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Маммография тикшерүләре узу кабинеты эше туктатыла

Хөрмәтле Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре халкы!

Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенең Консультатив-диагностика  поликлиникасында ремонт эшләре  башлану сәбәпле, 2018 елның 14 февраленнән рентген кабинеты ябыла. Рентген тикшерүләре терапия  корпусында (6 катлы) дүшәмбедән җомгага кадәр 12дән 18 сәгатькә кадәр  ясала. Пациентлар бинага үзәк проходнойдан керә.

Маммография җиһазын демонтажлау  өчен  башка оешманы җәлеп итәргә, ә аны көйләү өчен  вакыт кирәк.

Шуңа күрә 19 февральдән маммография  кабинеты эше туктатыла. 2018 елның 26 февраленнән ул үз эшен  үзәк район дәваханәсенең  хирургия корпусында  башлап җибәрә.

Вакытлыча уңайсызлыклар тудырганыбыз өчен гафу үтенәбез.

Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе администрациясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КДП ремонт поликлиник терапия Зеленодольская ЦРБ рентген маммография