Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мал-туарга ветеринария хезмәте күрсәтелгән очракта түләү алынамы?

Әлеге сорауга район ветеринария берләшмәсенең баш табибы Физзәт Фәхретдинов җавап бирә:

– Район ветеринария берләшмәсе ТР Министр­лар Кабинеты баш ветеринария идарәсенең 2017 елның 9 гыйнварында 3нче Ф боерыгы нигезендә түләүле хезмәтләр күрсәтә. Прейскурант  белән ветеринария берләшмәсе бүлекләрендә һәм безнең сайтта http://guv.tatarstan.ru  танышырга була. Терлекләр авырып киткәндә ашыгыч ветеринария хезмәте күрсәтү факты буенча түләнә, моңа хезмәтнең үзен күрсәтү, медикаментлар һәм терлек терелгәнче тикшереп тору керә. Ветеринар хезмәт күрсәтә, түләгән өчен квитанция бирә. Шулай ук терлек асраучы хуҗалар белән килешүләр дә төзибез. Килешү бәясе ярты елга 250 сум, елына – 500 сум бер сыер башына. Әлеге килешү нигезендә профилактик чаралар уздырабыз, хайваннан кан алына, лабораториядә лейкозга, бруцеллёзга тикшерелә, дегельминтизация эшләнә. Барлык төр хайваннарга һәм кошларга аеруча куркыныч булган йогышлы (котыру, түләмә, тилчә, туберкулез, чума) авыруларына вакцинация түләүсез ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринария