Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Максим һәм Инсаф беренче тапкыр тавыш бирде

Кеше гомерендә иң мөһим вакыйгалар бик күп, шуларның берсе республикабызның сәяси вакыйгасында катнашып, үз өлешеңне кертү, ягъни сайлауда катнашу.

Билгеле булганча, мондый мөмкинлектән 18 яше тулган һәр гражданин файдалана ала.

Рус Әҗәле җирлегендә ТР Президентын сайлауда беренче тапкыр барлыгы өч кеше катнаша. Рус Әҗәле авылыннан Максим Емельянов һәм Карашәмнән Инсаф Гайнуллин үз гомерләрендә беренче тапкыр тавыш бирделәр инде. Сайлау участогы комиссия әгъзалары яшьләрне истәлекле вакыйга белән котлап, бүләк тапшырды.

Шулай ук, бу җирлектә Әдилә Гыймранова да тәүге тапкыр гражданлык бурычын үтиячәк. Яшьләрне истәлекле көннәре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев