Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Магнит куйма, тотылмассың!

Электр энергиясеннән башка безнең тормышны күз алдына китереп булмый, һәм, әлбәттә, аның һавадан барлыкка килмәвен барыбыз да беләбез, – аны эшләп чыгаруда күп кенә кешеләрнең зур булышлыгы һәм хезмәте кирәк, моның өчен, һичшиксез, түләү дә мәҗбүри.

Кибеткә казылыкка кергәч, аны алганчы, нигә тизарада кошелектан акча алабыз, шәхси фатирларыбызда көн дә ут кабызганда һәм электр энергиясен кулланып башка кыйммәтләрне тотканда, нигә кайберәүләр дәүләт боларны бушка бирергә тиеш дип уйлый? Бүген электр энергиясен тапшыру белән республикада төп бурычлары электр энергиясенең өзлексез һәм сыйфатлы кулланышы гына түгел, компаниянең кереме һәм тотрыклы финанс хәлдә булуы торган акционерлык җәмгыятьләре шөгыльләнә.
Күпчелек кулланучылар, әлбәттә, тотылган электр энергиясе өчен счетларын түләп бара, әмма кайбер гражданнар моны мәҗбүри түгел дип саный һәм, «түләүсез сыр кисәге» алыр өчен, мөмкин булганча төрле хәйләләр  уйлап табалар. Тик, билгеле булганча, «түләүсез сыр» капкында гына була!
Андый кулланучылар нинди ялганга баралар соң? Беренче чиратта – электр счетчигының исәп механизмына тәэсир итә. Әлеге ысул иң гадие һәм киң таралганы булып тора, әмма «Челтәр компаниясе» белгечләре  инде күптән магнит кырының счетчикка тәэсирен дистанцион рәвештә билгели торган җайланма уйлап таптылар. Бу җайланма, магнит яшерелгән электр энергиясе исәбе шкафына якын китергәндә, 15-20 см ераклык­тан тавыш һәм төс сигнализациясе бирә. Моннан тыш, «Челтәр компаниясе»нең барлык филиаллары законлы юридик көчкә ия булган магнитка каршы пломбалар белән тәэмин ителгән. Алар тиз арада һәр электр счетчигына урнаштырылачак.
Магнит урнаштыру яки магнитка каршы стикерның индикаторы бозылу очраклары теркәлсә, «Челтәр компаниясе» хезмәткәре исәпсез электр энергиясен куллануга акт төзергә тиеш. 3 айлык чор өчен 10 коэффициентына арттыру куллану нормативыннан чыгып, шуның нигезендә кулланучыга электр энергиясе чыгымына өстәмә түләү языла. Әлеге җайланма эшчәнлегенә комачаулык итүгә дәлил буларак бу вакыйганың фото фиксациясен кулланырга мөмкин.
Шуңа күрә законсыз электр энергиясен экономияләү ысулын кулланганчы, җиде кат уйларга һәм үзеңә уйланган «файда»ны үлчәргә киңәш итәбез, законлылары да җитәрлек!
Тагын шуны искә төшерергә кирәк, РФ җитәкчелеге 6.05. 2011 елдан 354 номерлы «Күп фатирлы һәм торак йортларның хосусый милек ияләренә һәм кулланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы» карарының 34 бүлектәге б, д өлешләре белән берлектә кулланучылар электр счетчикларының эшләмәүләре хакында тиз арада челтәр оешмасына хәбәр итәргә тиеш. Электр счетчигын тикшерү яки алыштыру кирәклеге турында алдан ук хәбәр ителергә тиеш. 81 пункт нигезендә исәпләү приборында энергия белән тәэмин итүче оешманың контроль пломбасы булмау исәпләү приборы эшенә законсыз катнашу дип бәяләнә һәм тотылган энергия өчен исәпләнгән сумманы алга таба түләтү турында акт төзелә.
Кулланучылардан электр энергиясен урлау һәм барлык кагыйдә бозу фактларын ышаныч телефоны аша хәбәр итүне сорыйбыз: 8-8000-2000-878 (шалтырату түләүсез)

«Челтәр компаниясе» Идел буе электр челтәре» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев