Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләйсән Гыймаева: Булат артымнан озак чапты. Мин аны кудым да кудым гына

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева… Ике уңган, ике тырыш, ике талант…

Әле аларга гына хас күркәм сыйфатларны тагын тагын да санарга була, һичьюгы шуларның берсен генә өстик: икесе дә милли рухта тәрбия­ләнгән чын татар баласы! Чүлмәк эче тышыннан беленә, дигәндәй, кызларының исеме үк шул хакта сөйли: Таңсылу һәм Зифа… Әллә хикмәт төп-тамыр­да микән?
Булат тарихи мәдрәсәсе, шунда укыткан һәм укыган шәхесләре белән танылган Иж-Бубый авылы егете. Ә Ләйсән – Зөлфәт, Наис Гамбәров кебек шигърият патшаларын тудырган, җырларда җырланган гүзәл табигатьле Мөслим кызы! Серле камышларга төренеп аккан Ык елгасының сагыш-моңнары аның да тавышына күчкәндер, мөгаен. 2003 елда кыз «Яшьлегем чишмәләре» җыры белән шаккатырган иде. Халык арасында яшен тизлеге белән таралды ул, һәм дистә-дистә еллардан соң да без аны яратып тыңлыйбыз әле. «Ул хитка әйләнгәннән соң борын чөймәдегезме соң?» – дигәч, Ләйсән тыйнак кына: «Юк, моны бары тик киләчәк иҗатыма аванс дип кенә кабул иттем», – ди. Булат турында «фәлән» дип кистереп кенә әйтүе кыен. Егет диджей, концертларда сүз остасы, телевидениедә төрле-төрле тапшырулар алып баручы… Тикмәгә генә үзенә Бәйрәмов тәхәллүсе сайламаган икән, кайда Булат – анда чынлап та бәйрәм рухы сизелә.
Адәм баласының эчке халәте күзендә чагыла. Гыймаева-Бәйрәмовлар (Җиһангәрәев) гомер сукмагыннан унбишенче ел бергә атлый, әгәр без бу икәүнең мәхәббәт учагы әүвәлгечә дөрләп, ялкыны күк йөзен өтә дисәк, төче тоелыр, моңа берәү дә ышанмас иде. Ә күз –көзге… Алар әүвәлгечә бер-берсенә яратып, назлап карый… Шулай күреник дип кыланмый. Билгеле, Ләйсәндә әз-мәз ару-талу сизелә. Кыз бала канаты да ныгымаган килеш бик иртә оясыннан оча шул: Лениногорск музыка училищесын тәмамлагач Казан гуманитар-педагогика университетының музыка факультетына укырга килә. Максат зур – җыр! Хыял канатлары биектә: тамашачыга күренү, конкурсларда катнашу. Остазы Мингол Галиев кызның сәләтен бәяләп Рөстәм Закиров төркеме белән гастрольләргә чыгарып җибәрә.
– Факультет кырыендагы киосктан гел гәҗит ала идем, – ди ул. – Беркөнне сатучы апа: «Киоскның төсе уңды, буярга иде», – дигәч: «Күпме түлисез?» – дип сорадым. «Илле тәңкә», – ди. Ризалаштым. Акча кирәк! Мин буйыйм, ә төркемдәшләр елмаеп-көлеп янымнан уза! Аннары 27нче гимназиядә музыка дәресләре дә укыттым. Эштән чирканмадым мин.
Ләйсән бүген ул көннәрне көлеп кенә искә төшерә. – Әле Булатка карата миндә бер хис тә юк иде. Һәммәбез дә тулай торакта яшибез. Ул иптәшләре белән безнең бүлмәгә чәй эчәргә керә иде. Гитарада шәп уйный. Бүлмәдәш кызым аңа мөкиббән, гел күзенә карап утыра иде. Бу моны ошата инде, егет тә аның өчен генә безгә ешлады дип нәтиҗә ясадым. Аның күңеле миндә икән дип кем уйлаган! Миндә егетләр кайгысы идемени: беренче чиратта – уку һәм иҗат. Остазым Миңгол абый да: «Сиңа егетләр турында уйларга иртәрәк», – дип кисәтте. Ә Булат артымнан озак чапты. Мин аны кудым да кудым гына.
 Ә Булат чигенми. Хәтта ки Миңгол абыйның: «Ләйсән артыннан йөрмә инде, ул шәһәрдә калачак», – дигән киңәшен дә колагына «элми». Уку йорты белән тулай торак арасы – кул сузымында гына. Көндез лекцияләрдән соң тиз генә тамак ялгыйлар да, яңадан баян дәресләренә ашыгалар. Бер класста Ләйсән, икенчесендә Булат уен серләренә өйрәнә-өйрәнә шәһәргә караңгы иңә. Шуны сәбәп итеп егет кызны озатып кайта. Кайчакта Бауман урамын урыйлар, паркта һава сулыйлар.
– Мин Булатның акыллы, тәртипле, тәрбияле кеше икәненә инандым, – ди Ләйсән. – Әмма уку теләге көчлерәк иде. Ул университеттан соң үзебезнең авылга кайтам диде, бу нәрсә мине сагайтты.
Соңгы курста телгә оста егетне «Татар радиосы»на эшкә чакыралар. Әлбәттә, ул, әнисенең хәер-фатихасы белән Казанда төпләнеп кала. Ничек кенә яраткан кешемнең йөрәген яулыйм икән диясе түгел, кыз хәзер аны кумый инде, очрашу-күрешүләр ешая. 2003 елда нигезенә мәхәббәт түшәлгән гаилә ярала.

Сәхнә

Фото җырчының инстаграм битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарская эстрада звезды Лейсан Гимаева Булат Байрамов