Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үләр алдыннан кешеләрнең төшенә нәрсә керә - ун еллык тәҗрибә нәтиҗәләре ни сөйли?

Америка галимнәре кешеләрнең үлеме алдыннан нинди төшләр күрүен ачыклаган.

Ун ел буе галимнәр унөч мең пациентны күзәткән һәм кешеләр тормыштан китәргә, якынча өч атна кала гадәти булмаган төшләр күрә башлыйлар дигән нәтиҗәгә килгән. Шул ук вакытта 90% пациентның төшләре элеккегә караганда яктырак була башлады. 
Экспериментта катнашучыларның 70%тан артыгы үлгән туганнарын һәм дусларын төшендә күргән. Алар билгеләп үткәнчә, аларның төшләре чынбарлыктан аерылгысыз булган һәм уңай хис-кичерешләр уяткан. 
60% кеше төшләрендә поездга яки самолетка билетларны ничек сатып алуларын, чемоданга әйберләрен төюләрен яки каядыр баруын күз алдына китерәләр. Үләр алдыннан бу пациентлар үзләрен ерак юлга сәяхәтчеләр итеп хис иткәннәр. 
Тәҗрибәдә катнашучыларның өчтән бере үз тормышындагы иң якты һәм күңелле вакыйгаларны искә төшерде. Галимнәр бу феноменны тулысынча аңлата алмый. Тикшеренүчеләр ачыклаганча, барлык төшләрне бер нәрсә берләштерә - алар тынычлык һәм үлем куркуын киметергә чакырылган җылы тойгылар, дип хәбәр итә "Совет иле" сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев