Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҮЛЕМ САТУ – ҮЗЕҢӘ БОГАУ САЛУ

Кешегә үлем сатып, аның якыннарының каргышын җыеп тупланган байлыкның беркайчан да рәхәт һәм матур тормышка китермәячәген аңлавы авырмы икән? Акча табуның нигә шундый җиңел, әмма мәетләр белән түшәлгән юлын сайларга?

Бәлки аңа мәҗбүри рәвештә басканнары да бардыр, әмма ни аяныч, аңлы рәвештә наркотиклар сатып табыш кертеп яшәүчеләр күбрәк. Тик андыйларның якты киләчәккә планнары бик тиз чәлпәрәмә килүчән. 
Менә бу юлы да Казанда яшәүче Х.ны кесәсенә керәчәк сумма ашкындыргандыр инде. Ул, әлегә ачыкланмаган зат тарафыннан махсус булдырылган яшерен урыннан 10,76 граммнан да ким булмаган массалы N-метилэфидрон наркотик чарасының зур партиясен ала. Шул ук көнне Рено-Логан автомобиле белән Яшел Үзәнгә килеп, Королев урамындагы йортлар янында наркотиклы ике «тайник» ясый. Явыз ниятле эшен төгәлләгәннән соң ук Х.ны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Аңарда, гомуми массасы 9,73 грамм булган наркотиклы матдәле 17 төргәк табып алына. 
 Х. үзенең гаебен таный.  Суд аңа карата җинаять җәзасы буларак каты режимлы төзәтү колониясендә 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итүне билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев