Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үлем куркынычы якында гына

Бу хәл әни кеше тарафыннан балаларын фотога төшергән вакытта була. Ул мавыгып китеп, якынлашучы үлем куркынычын сизми кала.

Бу вакыйга турындагы роликны интернет аша караган кешеләр, сабыйларга нинди хәвеф янавын иң баштан күрми калалар. 
Австралиядә урман буенча йөрүче ике бала фоторәсеме бөтендөнья челтәрендә көннән -көн популярлаша бара. Фотога сабыйларны әнисе төшерә, бераз вакыт узгач кына балаларга нинди җитди куркыныч янавын абайлап ала. Баксаң, юл янында гына, уң яктан, балалардан берничә сантиметр ераклыкта, челтәрсыман үтә куркыныч саналучы коңгырт төстәге елан аларны сагалап торган икән. Бу очрак турында, елан тоту белән шөгыльләнүче белгеч Виктория сөйләгән. 
Билгеләп үтик, челтәрсыман көрән еланның чагуы аркасында, берничә минут эчендә йөрәк эшләвеннән туктый. 
Елан тешләп үлгән очракларның 41 проценты нәкъ менә челтәрсыман көрән еланнарның өлешенә туры килә, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев