Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Ледокол" беренче урында!

12 февральдә Яшел Үзән Боз сараенда спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Фәрит Зәйнуллин истәлегенә багышлап 2008-2009 елгы яшүсмерләр командалары арасында хоккей буенча Ачык беренчелек узды.

Беренчелектә "Ледокол" (Яшел Үзән), "Арктика" (Буа) һәм "Мотор" (Красногорск) командалары катнашты.

Уен матчлары нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

  • 1 урын - Ледокол. Команданың тренеры Зөфәр Сабитов.
  • 2 урын - Мотор.
  • 3 урын - Арктика.

Шулай ук иң яхшы уенчылар билгеләп үтелде:

  • иң яхшы капкачы - Динар Емаков (Буа),
  • иң яхшы сакчы - Артём Майоров (Красногорск),
  • иң яхшы һөҗүмче - Александр Науменко (Яшел Үзән).

Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев