Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Әҗәл" терлекчелек комплексында янгын булган

Биредә эшләүчеләр сүзенә караганда, ут тимер түбә астындагы җылыткыч материалдан чыккан.

Хайваннарны саклап калу өчен, фермада булган барлык 360 баш сыерны урамдагы киртәгә чыгарганнар.

Ярдәмгә иң беренчеләрдән булып Норлат бүлекчәсе, алар артыннан ук "Борындык" һәм "Татар Танае" янгын сүндерүчеләре дә килеп җиткән. Бергәләшеп, уртак көч белән утны бик тиз арада бастыра алганнар.

Янгын нәтиҗәсендә, корылманың түбәсендәге җылыткыч материалның 120 кв.метрына зыян килгән.

Хәзерге вакытта Яшел Үзән күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге белгечләре янгынның сәбәбен һәм ясалган зыян күләмен ачыклау белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев