Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары сайлауларны уздыру урыннарын тикшерүне дәвам итә

Киләсе сайлаулар уза торган объектларда куркынычсызлыкны тәэмин итү - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең төп бурычы, алар бу көннәрдә булачак сайлау участокларының урнашу урыннарын тикшерәләр.

Яшел Үзән муниципаль районында сентябрь аенда 94 сайлау участогы ачылачак. Аларны янгын күзәтчелеге инспекторлары август ахырына кадәр тикшерергә тиеш. Хәзер ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре барлык мәктәпләрне, мәдәният йортларын, иҗат үзәкләрен планлы рәвештә йөреп чыгалар. Сайлауларга кадәр әле ерак, тавыш бирү нәкъ бер айдан башланачак. Әмма куркынычсызлык чараларын хәзер үк тикшерәләр. Әлегә сайлау участоклары урнашкан биналар бөтенләй буш. Тавыш бирү өчен кабиналар, өстәлләр һәм барлык кирәкле җиһазлар биредә сайлаулар алдыннан урнаштырылачак. Хәзер исә янгын күзәтчелеге инспекторлары кешеләрне куркынычсызлык белән тәэмин итү  – янгыннан саклау системаларының эшкә сәләтлелеге, эвакуация чыгу урыннарының торышы, беренчел янгын сүндерү чараларының булуы һәм төзеклеге белән кызыксыналар. Һәр объектта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык кирәкле документларны тикшерәләр. Инструктажлар үткәрү, янгын саклау системаларын эксплуатацияләү, автомат янгын сигнализациясенә хезмәт күрсәтү буенча килешүләр, АПСның эшкә сәләтлелеген тикшерү актлары төзиләр.

- Яңа чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына булачак сайлауларда катнашачак объектларга инспекция визиты Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча үткәрелә, - дип шәрехли Яшел Үзән муниципаль районының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән инспекторы Илья Венедиктов. - Тикшерүләр барышында эвакуация юлларын карап тотуга, янгын сүндерү автоматикасы һәм янгын турында кешеләргә хәбәр итү системаларының төзеклегенә, беренчел янгын сүндерү чаралары булуына, янгынга каршы су белән тәэмин итүнең һәм электр җиһазларының торышына, шулай ук янгын вакытында хезмәт күрсәтүче персоналны янгын вакытында эш итү тәртибен белүенә аерым игътибар бирелә.

 Моннан тыш, сайлаулар башланганчы барлык җәлеп ителгән объектларда сайлау комиссияләре әгъзалары һәм хезмәт күрсәтүче персонал белән янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча өстәмә инструктажлар оештырылачак һәм үткәреләчәк, шулай ук янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү планнарын өйрәнәчәкләр. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, территориаль сайлау комиссиясе рәисенә һәм прокуратурага янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу һәм профилактик визитлар үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүмат җибәрәчәкләр.
 
 Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев