Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көзге чәй катнашмалары әзерлибез

Көзен чирләп китмәс һәм иммунитетны ныгыту өчен түбәндәге җылытүчы чәйләрне кулланырга киңәш итәбез.

?Көзен җылытырга сәләтле чәй

Кирәк:
• 1 стакан гөлҗимеш
• 2 алма
• 1 лимон
• 2 см имбир тамыры (корень имбиря)
• бөтнек тәм буенча.

Лимонны кабыгыннан чистартабыз һәм цедраны вак итеп турыйбыз. Алмаларны шулай ук кабыгыннан чистартабыз, вак итеп шакмакларга турыйбыз. Имбирьны вак кыргыч аша чыгарабыз. Гөлҗимешне юабыз. Шуннан соң югарыда санап үтелгән барлык ингредиентларны духовкада түбән кызулыкта киптереп алабыз.
Чәй өчен барлык компонентлар да әзер булгач, аларга бөтнек өстибез һәм бутыйбыз, ә аннары алар янына кара чәй салабыз.
Катнашмабыз әзер.

?Күрәгә һәм кокос белән яшел чәй

Сезгә кирәк:
• 50 гр күрәгә
• 50 гр имбир цукатасы
• 50 гр кокос (стружки кокоса)
• 50 гр яшел чәй

Күрәгәне җентекләп юарга, киптерергә һәм кечкенә кисәкләргә турарга, аңа имбир цукаталары, күрәгә, кокос һәм яшел чәй өстәргә дә бутарга. Катнашма кулланырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X