Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көз һәм кыш ҺАВА ТОРЫШЫ нинди булачагы билгеле

Россия Гидрометүзәге көзгә һәм алдагы кышка якынча фаразлар бастырып чыгарды. Мондый фаразлар 58-81% чынга аша, дип билгели белгечләр.

Гомум алганда, салкын яртыеллыкның 6 аенда илнең күпчелек өлешендә температураның уртача күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак һәм нормага ярашлы булуы көтелә.

Төньякта гына уртача температураның моннан алдагы җылыту чорына караганда түбәнрәк булуы мөмкин.

Октябрьдә Идел буе федераль округының күпчелек өлешендә температураның нормадан югарырак булуы фаразлана. Бу айда 3,3 градус җылы республиканың башкаласы өчен нормаль уртача айлык температура дип исәпләнә.

Ноябрьдә республика территориясендә уртача айлык һава температурасының нормага ярашлы булуы күзаллана.

Синоптиклар фаразы буенча, декабрьнең узган ел Идел буе һәм Урал федераль округларының төньягына караганда салкынрак булуы көтелә. Уртача айлык һава температурасы -10,8 градус.

 

Гыйнварда республикада температураның шулай ук норма чикләрендә (-14,8 градус) булуы фаразлана.

Февральдә исә республикада кышның йомшак тәмамлануы көтелә. Һава температурасының нормадан артыграк булуы күзалланмый.Нормаль уртача айлык температура – 13,3 градус.

Язның беренче ае Төньяк-Көнбатыш федераль округында, Үзәк һәм Идел буе федераль округларының төньягында яшәүчеләрне сөендерер.

Моннан алдагы мартка караганда җылырак булуы көтелә. 2019 елның мартында уртача айлык һава температурсы - 6 градус тәшкил итәр дип күзаллана.

http://omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X