Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«КЫЗЫЛ КАНӘФЕР» акциясе – ветераннарга ярдәм

«Кызыл канәфер» акциясе илебездә «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан ел саен 1 майдан алып 22 июньгә кадәр уздырыла.

Аның максаты – илебезнең ватанпарвәрлек символы – кызыл канәфер турында бәян итү аркылы, Россия катнашкан барлык сугыш һәм конфликт ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен акча җыю. 2018 елгы акция нәтиҗәләре буенча, катнашучы төбәкләр арасында Татарстан Республикасының күрсәткечләре яхшы. Волонтерлар тарафыннан тупланган акча 144 407 сум тәшкил иткән һәм ул тиененә кадәр «Буыннар хәтере» фондына тапшырылган. Фонд тарафыннан финанс ярдәме белән Казан шәһәре ветераннар госпитале өчен 2 684 300 сумга медицина җиһазы сатып алынган.   
Акциягә ярдәм итү бик гади, моның өчен бары тик Россия буйлап сибелгән кибет челтәрләреннән һәм шулай ук, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең шәһәрдәге активистларыннан урамнарда кызыл канәфер чәчәге формасындагы значок сатып алырга кирәк.  
Һәрбер сатылган значок – медицина дәвалауына, дару препаратларына, катлаулы операцияләргә, калган медицина ярдәменә мохтаҗ ветераннарга һәм хәрби хәрәкәттә катнашучыларга сезнең тарафтан ярдәм булып тора.   
Өстәмә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр, фондның рәсми сайты аркылы теләсә кайчан иганә итә ала. Тупланган суммага башкарылган адреслы ярдәм турындагы мәгълүмат та шунда ук урнаштырыла.
Кызыл канәфер образы күп буыннар дәвамында Ватан сакчыларына карата хәтер һәм рәхмәт хисләрен гәүдәләндерде, ә хәзер – арабызда яшәүче ветераннарга чынлап торып ярдәм итү билгесенә әверелде. Яшел Үзәндә инде акция бара. Шәһәребезнең зур кибетләрендә кызыл канәфер значокларын сорый аласыз. Без дә редакциябез белән, елдагыча ук, әлеге мәрхәмәтле акциягә кушылдык.

Олеся Юшкова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X