Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыздырылган 6 тырнак сарымсак ашагыз

Сарымсак - планетабызда иң файдалы продуктларның берсе! Дөньяда күпчелек халыкның чи сарымсакны югары һәм түбән кан басымын, холестеринны контрольдә тоту, йөрәк-ишемия авыруы белән көрәшү, инфаркттан һәм атеросклероздан саклану максатыннан куллануын барыбыз да белә.

Сарымсак - ангиотензин гормоны барлыкка килүен кисәтә һәм кан тамырларын киеренкелектән саклый.  Ул бик көчле үсемлек. 6 тырнак кыздырылган сарымсак ашагыз һәм 24 сәгать дәвамында организмыгызда түбәндәге процессларны күзәтергә мөмкин:

1нче сәгать: сарымсак ашказанында эшкәртелә һәм гәүдә өчен азыкка әверелә.

2-4 сәгать: сарымсак организмга ирекле радикаллар һәм булган рак күзәнәкләре белән көрәшергә ярдәм итә.

4-6 сәгать: метаболизм сарымсакның өстенлеген аңлап, артык сыеклыкны организмнан чыгару процессын активлаштыра һәм тупланган майны яндыра.

6-7 сәгать: сарымсакның файдалы сыйфатлары канга кушылып, организмда үзенең антибактериаль йогынтысын башлый.

8-10 сәгать: бу вакытта туклыклы матдәләр инде күзәнәк дәрәҗәсендә мөһим роль уйный һәм сарымсак сезнең тәнне әчүдән саклый.

10-24 сәгать: эшкәртелгәннән соң, сарымсак сезнең организмны тирән чистарту процессын башлый:

*канда холестерин микъдарын көйли

*артерияләрне чистартып, организмны йөрәк-кан тамырлары авыруыннан саклый

*кан басымын көйли

*организмның табигый саклану сыйфатын көчәйтә һәм иммун системасын ныгыта

*сарымсак авыр металларның организмга эләгүеннән саклый

*сөякләрнең ныклыгын көчәйтә

* арыганлыкны бетерергә ярдәм итә

*спорт нәтиҗәләрен яхшырта

*күзәнәкләр эшчәнлеген арттырырга ярдәм итә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X