Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызамыктан (корь) прививка ясарга онытма

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы кызамыктан прививка ясатмаган татарстанлыларны хастаханәләргә кертмәскә тәкьдим итте.

Шул ук вакытта ведомствода әлеге авыруның республика буенча киң таралмавын билгеләп үттеләр. 
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы дәваханәләргә авыруларны карап торучылар һәм мөрәҗәгать итүчеләр (55 яшькә кадәр) кызамыкка каршы вакцинация үткәнлекләре турындагы белешмә булган очракта гына эләгә алалар, дигән боерык чыгарды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Казанда кызамык белән авыруның 2 очрагы теркәлгән, шуңа күрә мондый режим 21 көн дәвамында гамәлдә булачак. Шул ук вакытта ведомствода республикада кызамыкның җәелмәвен билгеләп үттеләр. Прививкалар турындагы белешмә профилактик максат белән кирәк, бу күпләп авыртуны, һәм аның массакүләм таратуын булдырмау, шулай ук хастаханәләрдә дәваланучы авыруларны яклау өчен дә мөһим. 
Кызамык – ул һава-тамчы юл белән кешедән кешегә күчә торган кискен йогышлы авыру. Авыру бизгәк тоту, гомуми агулану, өске тын юлларының һәм күзләрнең ялкынсынуы, кызамык тимгеле белән характерлана. Әгәр кеше кызамык белән авырамаган яки әлеге инфекциядән прививка ясатмаган булса, авыру кеше белән бәйләнешкә кергәннән соң 100 процент очракта диярлек әлеге авыруны эләктерә. 
Хәзерге вакытта бердәнбер нәтиҗәле ысул булып вакцинация тора. План буенча ул 12 айда, кабат – 6 яшьтә, шулай ук 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләргә, 36 яшьтән 55 яшькә кадәрге өлкәннәргә үткәрелә, ул шулай ук риск төркемнәренә керүчеләргә (медицина һәм белем бирү учреждениеләре, сәүдә оешмалары, транспорт, коммуналь һәм социаль өлкәләрдәге хезмәткәрләргә; вахта ысулы белән эшләүче затларга һәм Россия Федерациясе дәүләт чиге аша үткәрү пунктларында дәүләт контроль органнары хезмәткәрләренә), элек авырмаганнарга, прививка ясатмаган яки бер тапкыр прививка ясатканнарга, кызамыкка каршы прививкалар турында мәгълүматлары булмаганнарга ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев