Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыяр укропны ярата

1.Чөгендер яңгыр кебек коендырып, еш су сипкәнне ярата, ә җирен бик сак йомшартырга кирәк. Икенче тапкыр сирәкләгәннән соң, минераль ашламалар белән тукландыру да файдалы. Чөгендер артык киң булмаган түтәлләрдә (иң күбе өч рәт), араларын 15-17 см калдырып утыртканда яхшы үсә.

2.Кишер тишелеп чыкканчы көн саен су сибәргә кирәк. Ә үсентеләр күренгәннән соң 12-15 көн (бик коры булмаса) су сипмәскә. Бу аның тамырларына тирәнгә китәргә мөмкинлек бирә.

3.Әгәр дә горчицаны борчак янына чәчсәң, уңышы ике тапкыр күбрәк булачак.

4.Укропны кояшлы урынга утыртырга кирәк, чөнки ышыкта яфракларының хуш исе кими. Укроп түтәленә көл һәм известь кертмиләр.

5.Июль урталарында сельдерей  тамырының өске өлешен сак кына җирдән арчырга һәм чүпрәк белән сөртергә.15-50 минуттан кабат күмәргә. Суны бары тик 2-3 көннән соң гына сибәргә.
6.Кабакның тулышуын тизләтү өчен, аның сабагын җиргә беркетеп, тамырландыралар.

7.Фасоль, борчак, суган, сарымсак, ногытны кычыткан төнәтмәсе белән ашландырмагыз.

8.Алмагач белән грушага күбрәк калий, ә чиягә азот таләп ителә.

9.Кычыткан янындагы үсемлекләр авыруларга каршы торучан була. Нәкъ менә шуңа күрә рәт араларына кычытканнан мульча җәяргә кирәк.

10.Горчица туфракны фосфор һәм серага баета, шулай ук, аны аю чикерткәдән (медведка) һәм проволочниктан чистарта.

11.Горчица үскән урында суган уңа.

12.Суытканда, теплицага кайнар су тутырылган чиләкләр кертеп куялар һәм тимер калайларга кыздырылган кирпеч тезәләр.

13.Кыяр укропны ярата.

14.Бәрәңге һәм томат тирәли чәчелгән чөгендер фитофтороз белән көрәшергә ярдәм итә.

15.Кәбестәнең һәр төбе янына кычыткан ботагы батырсаң, кәбестә яхшырак тернәкләнеп китә.

16.Кәбестә күбәләге һәм гөбләгә (тля) каршы, кәбестә арасына  укроп, кориандр, сельдерей, бархатцы, календула чәчәләр һәм әрем ботаклары түшиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев