Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кытайда коронавирус симптомнарын яшергән өчен үлем җәзасы кертеләчәк

Кытайда коронавирус симптомнарын яшергән өчен хөкем каршысына бастырачаклар, дип хәбәр итә Deutsche Welle Кытай суды белдерүенә сылтама белән.

Басма мәгълүматлары буенча, инфекция тарату чыганагы булган кеше 10 еллык яки гомерлек төрмәгә, шулай ук үлем җәзасына хөкем ителергә мөмкин. 
КНР сәламәтлек саклау буенча милли комиссиясе ютәл, температура һәм вирус инфекциясенең башка симптомнары булган кешеләргә җәмәгать транспортында, поездларда һәм самолетларда йөрүне тыйды. 


Моннан тыш, бәйрәмнәрдән соң өйләренә эпидемия учагы зонасыннан кайтучы барлык гражданнар өйдә калырга яки 14 көн дәвамында табиблар күзәтүендә калырга тиеш. Карантин барышында профилактика чараларын үтәргә баш тартучылар җәзага тартылачак. 
Мәскәү вакыты белән 4:00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Кытайда бу чир белән авыручылар саны 68 500 кеше ( тәүлеккә 2 008) тәшкил иткән, 1 665 пациент (142) вафат булган. 9 419 ( 1 323) кеше терелгән. Вирус таралу учагына әверелгән Хубэй провинциясендә йоктыруның яңа очраклары саны өченче көн рәттән кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X