Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кытай Яңа елны каршыларга әзерләнә

Күк асты халкы Яңа елны ай календаре буенча каршыларга әзерләнә. Бәйрәмнең беренче көне кышкы кояштан соң (21 декабрьдә) икенче айга туры килә.

Шулай итеп, Яңа ел Кытайда 25 гыйнварда башлана. Аның башлануын 25 гыйнвардан 10 февральгә кадәр бәйрәм итәчәкләр, рәсми яллар 24 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Кытайда һәр ел 12 йолдызлыкка туры килүче хайванның, биш стихиянең (җир, су, ут, металл һәм агач) һәм аларга туры килә торган төсләрнең - сары, зәңгәр, кызыл, ак һәм яшел, берсен генә символлаштыра. Аларның бергә бәйләнеше 60 елга бер тапкыр кабатлана. Кытайда киләсе Яңа елның символлары булып күсе, металл һәм ак төс торачак. Бөтен дөньядагы кебек үк, Яңа ел Кытайда - гаилә бәйрәме дип санала. Бәйрәм ашына гаилә әгъзалары, хәтта башка шәһәрләрдә яки илләрдә эшләүче туган - тумачалары да үз өйләренә кайтырга омтылалар. Кытайлылар торакларын кызыл кәгазь бизәкләре, парлы язулар һәм бәхет, сәламәтлек һәм озын гомер теләкләре сурәтләнгән картиналар белән бизи, кызыл фонарьлар элә. 
Һәр җирдә бәйрәм йөрешләре, концертлар, цирк һәм опера спектакльләре, үзешчән артистлар чыгышлары уза. Бәйрәм төне фейерверклар һәм петардалар очыру белән тәмамлана, янәсе, алар, ышануынча, явыз рухларны куркытырга һәм гаиләгә тынычлык һәм бәхет рухы җәлеп итәргә тиеш.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев