Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кышын – чаңгыда, җәен – суда

Март аеның соңгы якшәмбесендә «Маяк» спорт комплексында TIMERMAN спорт сериясенең чаңгы ярышы буенча өченче һәм соңгысына старт бирелде.

Әлеге чаңгы ярышы спорт җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты, Россиянең 12 төбәгеннән 800ләп катнашучы җыелды. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов 5 чакрымга йөгерергә карар кылса, район башлыгы Александр Тыгин, гадәттәгечә, 30 чакрымны узды.

Беренчеләрдән булып, стартка балалар чыкты. Һава торышы да шәп иде, шуңа да әти-әниләр дә, ярышны күзәтеп торучылар да язгы кояш нурында иркәләнде. 800 метрны уңышлы узган һәркем мактаулы бүләк – үзенчәлекле дизайн белән ясалган медальгә лаек булды. Катнашучыларның күбесе ике чакрымга йөгерде. Һәм бу дистанциядә иң шәп вакытны Тәтештән Кирилл Мамкин һәм Яшел Үзәннән Карина Гарипова күрсәтте.
TIMERMAN ярышында иң өлкән катнашучы райондашыбыз, ветераннар арасында чаңгыда узышу буенча 17 тапкыр дөнья чемпионы булган, быел 90 яшьлек юбилеен билгеләп узучы Әхмәт Сираҗиевның да килүе безнең өчен зур горурлык иде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул әле дә егетләр кебек, сөбеханАллаһ!
– Минем өчен чаңгы ул – сәламәтлек. Чаңгыга баскач, тәнеңнең бөтен өлеше хәрәкәтләнә. Кайдадыр барып шөгыльләнәсе дә юк. Хәрәкәттә – бәрәкәт, – дип фикерләре белән уртаклаша ветеран чаңгычы.
– Яшел Үзәнне республикада чаңгы ярышларының йөрәге дисәң дә була. Һәм әлеге ярыш та, үз чиратында, биредә спорт инфраструктурасының югары, күп кешеләр катнашында чараларны рәхәтләнеп уздырырга мөмкин булуын күрсәтә. Ә иң мөһиме сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка мәхәббәт тәрбияләнә, – дип сөйли ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.
Әле ел башында гына барлыкка килгән TIMERMAN спорт сериясенең үз эченә биш секцияне ала. Белгәнебезчә чаңгы ярышлары, җиңел атлетика, триатлон, велоярыш, ачык суда йөзү. Аның соңгысы шулай ук безнең районда уздырылачак икән.
– Алда безне Зөя йөзү ярышы көтә. Һәр чаңгыда йөрүче җәен йөзеп тә күрсәтергә тиеш. Без бары тик сәламәт яшәү рәвеше яклы, – ди 30 чакрымлык араны бик җиңел узган район башлыгы Александр Тыгин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Спорт Спорткомплекс Маяк соревнования глава района TIMERMAN Владимир Леонов старт