Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кышкысы тәмам, җәйгә әзерләнер вакыт

Бүгенге көндә басма, шул ук вакытта электрон газета-журналлар нинди генә бәйгеләр үткәрми. Нигездә аларның күбесендә катнашу өчен әллә ни көч түгәргә кирәкми, чөнки күп редакция­ләр бәйге үткәрү шартлары никадәр авыррак булса, анда катнашучылар саны да азрак була дип саный.

«Яшел Үзән» редакция­се башка юлдан китеп, конкурс аша укучыларыбызны матурлыкка өндәп, бакчасын һәм ишегалдын гына түгел, ә капка төбен дә тәртиптә тотып, ел әйләнәсе авылдашларын шатландырып торуны төп максат итеп куйды. Һәм теләгебезгә ирешеп барабыз кебек. Чөнки 2015 елдан бирле район башлыгы Александр Тыгин призына уздырыла башлаган конкурста, язгы-җәйге чорда ул – «Капка төбем – гөлбакча», ә кышын «Безнең йортта –Яңа ел» дип атала, катнашучылар саны арта.

Һәм алар өчен откан бүләкләре түгел, ә авылдашларының хезмәтләренә карата булган фикерләре аеруча кадерле.
Бу атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә «Безнең йортта – Яңа ел» бәйгесенә йомгак ясалды. Редакция­гә юлланган фотоларның иң лаеклылары сайтыбызга урнаштырылган иде. Шулай итеп, үз капка төбендә кардан катырып төрле фигуралар ясаган, йортын бизәгән иң тырыш, булдыклы райондашларыбыз хезмәтен теләгән һәркем күрә алды. Ә андый, юктан да матурлык тудыра алучы гаиләләр, шөкер авылларыбызда бихисап. Шуңа да конкурста катнашучылар саны безгә калса тагын да күбрәк булырга тиеш кебек. Җитәкчеләр алдында чыгыш ясаган газетабыз мөхәррире Илсөя Завилейская аеруча актив Олы Ачасыр, Күгеш, Мамадыш-Әкил, Шырдан, Акъегет авыл җирлекләрен атап китте. Гәрчә район алдында үзләрен күрсәтерлек гаиләләр бу авыллар белән генә чикләнми дип уйлыйм, җитмәсә елдагыча бүләкләр дә саллы. Гадәттәгечә, «Яшел Үзән» сайтында ошаган фото өчен тавыш бирү барды. Һәм шулай ук иң-иңнәрен жюри әгъзалары, алар арасында районыбызның баш архитекторы Юрий Герасимов та бар иде, билгеләде. Ә нәтиҗә түбәндәгечә:
III урын – Хәмидуллиннар гаиләсе, Мамадыш-Әкил.
II урын – Таһирә Хәбибуллина, Уразлы.
I урын – Гадиевләр гаиләсе, Олы Ачасыр.
I урын – Закировлар гаиләсе, Олы Шырдан. Алар сайтта иң күп тавыш җыеп, беренчелекне яулады. Котлыйбыз! Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Берсе тәмам һәм старт икенчесенә бирелә: яз җәй айларында «Капка төбем – гөлбакча» бәйгесе башланып китәчәк, аның шартлары гади. Исегезгә төшерәбез: җәй буе капка төбен тәртиптә тотарга, чәчәк түтәлләре утыртып, үзегезнең генә түгел, ә авылдашларыгызның да күзен иркәләп торырлык иң матур урын итеп ясарга кирәк. Моның өчен фотографияләрне өч айда да редакциягә юлларга онытмагыз, чөнки аның һәммәсендә алга таба үсеш, үзгәреш булырга тиеш. Бәйгедә җиңеп, беренчелекне яулаган Гадиевләрнең гаилә башлыгы Илназ хатыны Рәзиләгә: «Әйдә инде, чәчәкләр утыр­та башла!» – дип, фәрман биреп куйды. Дөрестән дә уңган бакчачылар инде бүген үк тәрәз төбенә үсентеләр утыртты. Ә Рәзилә белән Илназ җәйге бәйгедә дә үзләрен күрсәтерләр әле, Аллаһ кушса. Авыл җирендә гомер итүче бу яшь гаиләгә бары афәрин диясе генә килә. Ә инде кәҗә-сарыкларын урамга чыгарып җибәрер­гә яратучыларга сүзебез шул: авылдашларыгызның хезмәтенә хөрмәт белән карарга өйрәнегез! Матурлыкта яшәүләргә ни җитә соң?!

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотоконкурс Яшел Узэн

2
X