Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кышкы юлсызлык фестивале Яшел Үзән районында техник спорт төрләрен яратучыларны җыйды

Чын спорт бәйрәме Васильево бистәсеннән ерак түгел узды.

Безнең район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән республика башкаласыннан RT Team командасы оештырган кышкы "внедорожный" фестивальгә Казаннан, Яшел Үзәннән, Чабаксардан, Йошкар-Оладан, Пермьнән һәм башка якын шәһәрләрдән йөздән артык кеше килде.

Биредәге иң кечкенә спортчыга 8 яшь, иң өлкәненә - 50.

Фестиваль кысаларында мотоциклларда, квадроциклларда, шулай ук төрле яшь категорияләрендә баггилар уза. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый форматтагы чаралар Татарстанда гына түгел, тулаем илдә дә бер тапкыр да үткәрелмәгән.

Бу мавыктыргыч тамашаны карарга дистәләрчә яшел үзәнле җыелды. Тамашачылар өчен дә биредә техника күргәзмәсе оештырылган, тәмле пылау белән сыйланырга һәм кайнар чәй белән җылынырга мөмкин. Кунаклар өчен парковка оештырылган, әмма беренче йөрешкә ул инде тулды. Фестивальне оештыручылар мондый популярлыкны көтмәгән иде.

Алга таба әлеге участокта ярышлар үткәрү һәм Бөтенроссия турнирлары өчен катнашучылар әзерләү өчен һөнәри трасса оештыру планлаштырыла.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Яшел Үзәннән фестивальдә шәһәр ДОСААФ мәктәбе спортчылары чыгыш ясый. Безнекеләр өчен җан атабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X