Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кышкы юлсызлык фестивале - 2.0 Яшел Үзән районында йөзгә якын спортчыны җыйды

Васильево бистәсеннән ерак түгел салынган узышу трассасын быел спортчылар мотоциклларда, квадроциклларда һәм баггиларда сынап карады.

Узыш шулкадәр популяр булып чыкты ки, оештыручыларга тагын бер фестиваль - 2.0 уздырырга туры килде.

Кунаклар икеләтә күбрәк көтелгән иде, ләкин кичәге буран үз төзәтмәләрен кертте. Нәтиҗәдә, мотоцикл һәм багги узышларында Татарстаннан, Марий Элдан, Удмуртиядән һәм Киров өлкәсеннән йөзгә якын спортчы катнашты.

 

- Район башлыгы Михаил Павлович Афанасьев исеменнән барлык катнашучыларны һәм оештыручыларны Яшел Үзән җирендә сәламләргә шатмын. Бүген Васильево бистәсе - Татарстан Республикасының техник спорт үзәге! Безнең файдага 2.0. булуы бик тә куанычлы. Мәйданчык даими булыр дип өметләнәбез һәм үз ягыбыздан моңа төрлечә ярдәм итәчәкбез. Барыгызны да спорт бәйрәме белән! - дип сәламләде халыкны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков.


Һава шартларына карамастан, бәйге карарга теләүчеләр шактый җыелды. Ярышларның бик тә җанлы булуы турында әйтеп тә торасы юк. Узыш киеренке һәм бик мавыктыргыч булды. Тамашачыларга район башлыгы Михаил Афанасьев та кушылды. Ул багги спортчыларының узышына старт бирде һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X