Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кышкы сынау

Быел февраль инде барыбыз да оныта язган чын кышның нинди булырга тиешлеген искә төшерде. Безнең климат шартларында кыш гомер-гомергә карлы да, буранлы да, бүрәнәләр шартлатырлык, электр линияләрен «җырлатырлык» суык та булган. Ә хәзер никтер аңа «аномаль» тамгасы сугабыз.

Ә бит кар көртләренең авылдагы күрше апалар йорты түбәсе шиферына тиеп торган чаклары әле әллә ни ерак та калмаган. Февраль башында тәүлегенә 23 см кар яуды, дип, чаң кактык, бөтенләй югалып калдык, котыбыз очты. Әлеге ел фасылына никадәр генә алдан әзерләнүгә карамастан, ул һәрвакыт көтмәгәндә генә, инде узып баруына карамастан, кинәт килә. Метеорология, климотология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, ул  тәүлек яуган кар микъдары буенча соңгы 140 ел эчендә иң күләмлесе икән. Февраль аенда яварга тиешле барлык карның 82 процентын тәшкил иткән. Шундый һава торышы шартларына бәйле рәвештә КЧС режимы һәм «Буран» планы игълан ителгән. Коммуналь хезмәтләре территорияләрне чистартуга алдан әзер булган һәм үзләренә беркетелгән зоналарны арындырып, шәһәр урамнарыннан
8420 м³ кар түгелгән.
– «Коммуналь хуҗалык» унитар предприятиесе эшенең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру өчен «РОТОР» асылмалы кар һәм боз чистарту оборудованиесе сатып алдык. Әлеге техника юлларны кардан арчу буенча үзен яхшы яктан күрсәтте. Ә күпфатирлы йорт ишегалдын чистарту проблемага әйләнде. Чөнки анда яшәүче автотранспорт хуҗалары моңа аяк чала. Алдан хәбәр ителүгә карамастан, спецтехника килгән вакытта машиналарын алып куймыйлар. Шуңа күрә хәзерге вакытта «Стандарт ишегалды» муниципаль программасына, ишегалларын автостоянка буларак куллануга чикләүләр булдыру турында үзгәреш кертү өстендә эш бара. Монда, һичшиксез, шәһәр төзү һәм санитар нормалары исәпкә алыначак. Мөрәҗәгать итеп, шуны да әйтәсем килә: идарәче компанияләр чираттагы җыелыш уздырганда, тарифка йорт тирәсендәге карны читкәрәк эттереп кую гына түгел, ә алып китү өчен дә түләүне кертү турындагы мәсьәләне карарга кирәк. Бу, әлбәттә, өстәмә чыгымнар сорый, әмма уңайлыкны арттыра, – диде Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин үзенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендәге чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев