Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Кышкы каникуллар” профилактик чарасы башланды

Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе агымдагы елның 25 декабреннән 2018 елның 7 гыйнварына кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшен көчәйтәчәк.

25еннән 30 декабрьгә кадәр “Бала – төп пассажир!” профилактик акциясе  кысасында автомобильләрдә  балаларын креслосыз йөртүче машина йөртүчеләр күзәтү астына алыначак.

- 2017 елның 11 аенда  Яшел Үзән территориясендә балалар катнашында 14 ДТП чыгып, 14 бала тән җәрәхәтләре алды, - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Узган елның шул чоры белән чагыштырганда  ДТПлар саны - 4кә, имгәнүчеләр 3 балага артты.

Җәяүле балалар катнашында 7 юл-транспорт вакыйгасы булып, шуларның 6сы балаларның саксызлыгы нәтиҗәсендә чыкты. Төп сәбәбе – балаларның кинәт юлга килеп  чыгуы. Велосипедчылар катнашында 1 ДТП теркәлде.

Кышкы каникул чорында  балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аларны юлларда йөрергә өйрәтергә, юл кагыйдәләрен аңлатырга кирәк. Юлдан чыкканда мобиль телефоннан файдаланырга ярамавын да аңлату зарур. Киемнәргә уткайтарткыч элементлар тагып йөрүгә дә бу вакытта зур игътибар биреләчәк.

Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар учреждениеләрендә профилактик әңгәмәләр дә уздыра. Укучылар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләре бозу очраклары булганда  бу мәгълүмат мәктәпләргә хәбәр ителәчәк.

Юлия Леонтьева,

ЮХИДИ инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Яшел Узэн районы Ребенок — главный пассажир! зимние каникулы правила дорожного движения на территории Зеленодольска пешеход