Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыш көне сакал һәм мыек үстермәгез, ди табиблар

Сакал һәм мыек үстерүче ир-егетләр сәламәтлекләрен куркыныч астына куя икән. Моны табиблар белдерде. Әгәр алар белән хушлашасыгыз килмәсә, аларны әйбәтләп карарга кирәк.

Эш шунда ки, биттә үсүче чәчләр микроб, бактерияләрне, дымны һәм җылыны үзенә сеңдерергә һәм тоткарларга мөмкиннәр, бу йогышлы чирләр үсеше өчен иң яхшы мохит булып тора. Мондый күренеш салкын тию һәм гриппның киң җәюлүе вакытында аеруча куркыныч, дип яза "Москва" агентлыгы. 
Мыек һәм сакалда "яшәүче" чирләр һәм бактерияләр кочакланышканда һәм үбешкәндә йогарга мөмкин. Салкын тидереп, терелгән ир-атларның кабат аны йоктыру куркынычы бар, чөнки йөткергән һәм төчкергән вакытта сакалда юеш кисәкчекләре утырып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев