Кыш бабайга хат
Яшәеш

Кыш бабайга хат

Яңа ел якынлаша. Кыш бабайны да барыбыз да зарыгып көтәбез. Ә балалар бигрәк тә.

Шул уңайдан балаларның Кыш бабайга язган хатларын Роспотребнадзорның җәмәгать кабул итүләре аша җибәрү мөмкинлеге бар.

Шуңа күрә агымдагы елның 10 декабреннән алып 27 декабрьгә кадәр шәһәрнең Засорин урамындагы 24нче йортында урнашкан (11нче кабинет) “Татарстан Республикасы  гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ Яшел Үзән филиалының консультатив пункты  Кыш бабай Почтасына балалар хатлары белән гражданнарны кабул итә.

Ә җыелган хатлар түбәндәге адрес буенча җибәреләчәк: 162390, Вологодская область, г.Великий Устюг, Почта Деда Мороза.


новый год дед мороз письмо деду морозу 2019 год Великий Устюг почта Деда Мороза

Нет комментариев