Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыш бабай капчыгында ниләр бар?

Яшел Үзәндә ел саен «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм авыр хәлдә калган гаилә балалары өчен яңа ел акциясе уздырыла.

Бу балалар Яңа елда бүләксез калмаячак. Әмма һәр баланың үзенә генә хас теләге була. Әгәр тели белеп теләсәң, Яңа ел төнендә ул тормышка ашачак, бүләкне Кыш бабай үзе китереп китәчәк, дип ышана алар. Монда инде өлкәннәр ярдәменнән башка берничек тә булмый.
Әнә шуларны истә тотып, Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге мәдәни үзәгендә «теләкләр чыршысы» урнаш­тырыла.  Чыршыга балалар кулы белән ясалган шарлар эленә, ә артында – теләкләр. Хакимият уздырган дүшәмбе киңәшмәсендә һәр җитәкче үзенә бер шар сайлап алды һәм анда язылган теләкне үтәргә сүз бирде.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новогодняя елка дети сироты новогодние пожелания подарки