Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«КЫРМЫСКА ОЯСЫ» УМАРТАДАЙ ГӨЖ КИЛДЕ

Укучыларның иң мәшәкатьсез, иң күңелле вакытлары – җәйге каникуллар гөрли. 5нче гимназиянең «Кырмыс­ка оясы» мәктәп яны лагерына йөрүчеләр ялларыннан бик тә канәгать.

Аларның бер көннәре дә бушка узмый, төрле экскурсияләр, кызыклы чаралар булып кына тора. Менә мәктәп ишегалдында оештырылган Сабантуй да гөрләп узып китте. Аның флагын күтәреп, тантаналы рәвештә гимназиянең директоры Гүзәл Нуриева ачып җибәрде. Педагоглар Илдүс Рәхимов һәм Фәридә Галиуллина балаларга ел буена исләрендә калырлык искиткеч бәйрәм оештырды. Укытучылар Җәмилә Җиһаншина, Марат Хәлитов, Луиза Мөхәммәдиева, Рәхип Рәхмәтуллин, оештыручылар белән беррәттән, сабан туен җанлы һәм күңелле итү өчен бөтен энергияләрен, юмор очкыннарын балалар белән уртаклашты.  Чынлап та, кырмыска оясы диярсең, малай-кызларның тыз-быз кайнашуларыннан, күңелле шау-шуларыннан, җыр-биюләрдән, күп төрле ярышларга көч бирүләреннән мәктәп тирәсе яңгырап торды. Аеруча «Ишет мине», «Әйлән-бәйлән» уеннарында, бию конкурсында, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан, таяк тарту, кул көрәше, «ат чабышы» ярышларында зур кызыксыну белән катнаштылар. Хәтта укытучылар да, коллегалары белән көч сынашып, бәйгеләрдән читтә калмады.  Ә Сабантуйның күрке, йөзек кашы – әлбәттә инде, көрәш. 
– Мондый актив ял балаларга бик тә ошый һәм гаджетлар турында оныттырып тора, –ди, әлеге Сабантуйның баш хөкемдары, физкультура укытучысы Илдүс Рәхимов. – Алар рәхәтләнеп, дөньяларын онытып йөгерә, сикерә, уйный. Һәрберсенең йөзендә канәгатьлелек һәм шатлык балкый. Тагын нәрсә кирәк инде? Бәхетле балачак шул үзе бит!
Сабантуйның абсолют батыры – V сыйныф укучысы Алмаз Гатиятов. Мактаулы икенче урынны II сыйныф укучысы Әмир Зыятдинов яулады, ә җиңүчеләр баскычының өченчесенә Данияр Хуҗин белән Самат Сабиров лаек булды. Афәрин, егетләр! Уеннарда, ярышларда катнашкан барлык балалар кыйммәтле һәм тәмле призлар белән бүләкләнде. Аларга мондый сөенеч өләшү мөмкинлеген «Дом мебели», «Дары природы», ИП Хәйруллин бирде. Сабыйларны шатландырган өчен, юмарт спонсорлар Аллаһыбыз рәхмәтенә ирешсеннәр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев