Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кырлардан хәбәр: көзге культуралар белән вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кышкы чорда җирләрнең һәм көзге культураларның, шулай ук күпьеллык үләннәрнең уңдырышлылыгын саклауга зур игътибар бирелә.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматы буенча, 2021 елның 11 гыйнварына көзге бөртекле культуралар 552 мең гектар мәйданда чәчелгән. Шуның 435 мең гектары - көзге бодай һәм 111,5 мең гектар - көзге арыш.

 

Быел мәйданнарның 42%ына оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчелгән. Уҗым культуралары чәчүлекләренең 98 %тан артыграгы яхшы дип бәяләнә.

 

94 мең гектар уҗым культуралары мәйданнары иминиятләштерелгән.

Республика кырларында кар капламының биеклеге 23-52 см, Азнакай һәм Бөгелмә районнарында - 17-19 см.

 

«Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы белгечләре кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып тикшерделәр.

 

Уҗымнарны кышлату яхшы һава шартларында бара. Шулай ук шикәрнең тпрмаклану төеннәрендә югары (26-36%) булуы, алар вегетация башланганчы сакланышын тәэмин итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев