Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Куркыныч төшләр турында 10 кызыклы факт

Билгеле булганча, йокы - ул элекке тәҗрибә кичерешләре һәм тиз йокы тәэсирендә тупланган мәгьлүмат. Ә тискәре хисләр белән тулы булган һәм төн уртасында кергәне кот очмалы төш (кошмар) дип атала. Болар турында фән ди соң?

1. Җир шарында яшәүче 5% кеше атнага бер тапкыр коточкыч төш күрә. 

2. Психик авырулары булган кешеләр арасында алар күбрәк: әйтик, теге яки бу вакыйга аркасында имгәнү алган өлкәннәрнең 75%ы һәм хәтере бозылган кешеләрнең яртысы мондый куркыныч төшләр күреп азаплана. 

3. Гадәттә, алар тормышта көчле тәэсирләнү алып кайгырудан соң, шулай ук озак йоклау вакытында керәләр. 
4. Әгәр дә берәр нидән нык куркасың икән, димәк, шул хәл төшеңдә дә кабатланачак. 

5. Коточкыч төшнең һәр нечкәлеге хәтердә нык кереп кала 

6. Хәтта кайбер дарулар да коточмалы төшләр китереп чыгарырга мөмкин. 

7. Бу төр төшләрне күрүнең бер сәбәбе - нәселдәнлек. Әгәр әти-әниең төннәрен еш кына коточкыч төшләр күреп азаплана икән, димәк, сиңа да ул “бәхет” тәтеячәк. 

8. Антидепрессантлар куллану, гадәттә, мондый төшләргә каршы булышмый. 

9. Имгәнү алган кешеләрнең әлеге вакыйга белән бәйле булмаган төш күрүләре бер дә гаҗәп түгел. 

10. Ә менә психотерапия булыша. Мәсәлән, бар шундый алым: искә төшерергә кошмар, уйлап табарга яхшы концовку һәм визуализировать аны 5-10 минут дәвамында ике атна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев