Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

* Авылда кыш көне күңелле – өйләр җылы, эш тә азрак. Былтыр авыл урамнары авыл башлыгы тырышлыгы белән гел чистартылып торды. Быел да шулай булыр, дип өметләнәбез.

* Телевизор карап утырам да. Яратмасам да,  рекламага күзем төшә. Колакны  ерталар бит болар: КукмАААра кәстрүлләре иң әйбәте икән бит! КукмарА  сүзен дә татарча әйтергә оялгач, без татарларны кем хөрмәт итсен?! Барысы да үзеңнән башлана, кешегә үпкәлисе юк.

* Иртән пик сәгатьләрдә  автобусларда бик тыгын була, кеше өстендә кеше. Барысы да эшкә ашыга. Студентлар – укырга,  урта буын – эшкә, әби-бабайлар  дәваханәгә бара. Менә шул балык белән  шыплап тулган мичкә сыман салонга,  кәшәкәсен  яки планшетын, яки  алагаем зур рюкзагын асып, орчык кебек балалар килеп  керә. Керсә керә, кермәсә шушы салкында, автобуска керә алмыйча, тукталышта кала. Нужәли  шәһәр хакимияте  иртән берәр мәктәп автобусын йөртүне оештыра алмый? Ә үзебез «Иң яхшысы – балаларга!» дип сөрән салабыз. Алар турында 1 июньдә генә кайгыртабыз шул.

* Хезмәт стажым 45 ел. Туган заводым Инвалидлар көне уңаеннан миңа  конвертка салып акча бирде.  Мин  бик риза...  Ике савыт карвалолга җитте! Шуннан файда табам мин.

* Быел кышта кар артык күп яумаса ярар иде инде.  Ялгыз яшәгәч, кар көрәве минем өчен зур эш. Картлык яман икән.

* Норлат дәваханәсендә  ЭКГ төшерү  кабинетында бигрәк игелекле бала эшли дә инде.  Хәлеңне сорашыр, елмаеп кына сөйләшер ул синең  белән. Карт авыру кешенең шуңа да күңеле була бит инде. Бөтен җирдә дә шундый  кешеләр эшләсә, яшәве бермә-бер  җиңеләер иде. ...Юк шул, күп очракта  дорфа, ник туганына үкенеп яшәүчеләр белән генә түгел, профессиясен дөрес сайламаучылар  белән очрашырга туры килә. Эшлисең килмәгәч, ник эшлисең?! Шул  эш урынын сайлагансың икән инде, будь добр, тиешенчә эшлә! Акчаның бервакытта да җитәсе юк.

* Аптекалар белән шәһәр тулган. Халык әбәт вакытында тик бер аптекадан икенчесенә бәя белешеп йөри. Йөрмәслек тә түгел.  Бер дару бер аптекада икенчесенә караганда 50 сумга арзан яки кыйммәтрәк булырга мөмкин. 50 сум миңа күктән төшми шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев