Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көтелмәгән шатлык өләшүче

Инде уку елы башланды, кирәк-яраклар белән шыплап тулган, юмарт җитәкчеләр бүләк иткән букчаларын асып балалар шатланышып мәктәпкә йөри. Ә менә Норлатта сабыйларны һәм аларның ата-аналарын бәхетле иткән тагын бер чара булды.

Әлеге  хәйрия акциясен оештыручы, үзенең күркәм гамәлләре белән дан казанган шәхес –  «Ак барс» суднолар төзү корпорация­се» директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов.  Аның  «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашмый калганы юк. Ренат Искәндәр улы җитәкчелек иткән оешма хезмәткәрләре һәм аларның балалары ел саен аңа рәхмәтле. Районыбыз күләмендә генә түгел, аның чикләрендә дә хәйриячелек чараларында депутатның өлеше зур.  Бер яхшылык кылган кеше даими шуның белән шөгыльләнмичә булдыра алмый торгандыр ул. Менә бу юлы да, ни сәбәпледер игътибардан читтә калган күп балалы гаиләләр барлыгын ишетеп, Олы Шырдан, Татар Танае, Мулла Иле һәм Норлат балаларына чын мәгънәсендә зур бәйрәм оештырды. Чарада депутатның ярдәмчесе Ленар Хуҗиәхмәтов катнашты:
– Бүген мин, ТР Дәүләт Советы депутаты Мистахов Ренат Искәндәр улының вәкаләтле вәкиле буларак, сезне яңа уку елы белән котлыйм. Балалар! Сезне зуррак итүче, һәр көнегезне яңа эмоцияләр, кичерешләр һәм тәэсирләр белән баетучы яңа һәм кызыклы тормыш бусагасына бастыгыз. Тулы бер белем галәмен ачарга ярдәм итүче зур һәм дус мәктәп гаиләсенә кушылдыгыз. Җиңеллек һәм теләк белән рәхәтләнеп укыгыз! Без сезгә әсбаплар белән тутырылган матур букчалар бүләк итәбез һәм «биш»ле билгеләренә генә укуыгызны телибез!
Бу көн балалар һәм аларның әти- әниләре өчен онытылмаслык бәйрәмгә әверелде. Алар аниматорлар белән уйнады, матур концерт тамаша кылды һәм өйләренә кайткач бүләк торт белән тәмләп, шундый шатлык өләшүчеләргә рәхмәт укып, түгәрәк гаилә өстәле артында чәй эчте.

Фото завод сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев