Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күрше хакы да бар

РФ Конституциясе буенча безнең һәркайсыбызның торакка хокукы бар. Әмма аннан кем ничек файдалана бит. Арабызда аны бозучылар да җитәрлек. Законда аларга карата нинди чаралар каралган соң?

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин сөйләгәнчә, РФ законнарында РФ гражданнарын торак бинадан куып чыгару очраклары бик җитди билгеләнгән. Кешене куалап чыгару өчен, әлбәттә нигезле сәбәп­ләр булырга тиеш. Әйтик, күршедә яшәүчеләрнең хокукын бозу яисә торак мәйданны  үз билгеләнешендә кулланмау яисә аңа хуҗаларча карамау. Менә шушы гамәлләр кайбер кешеләрне торак мәйдансыз калдырырга мөмкин дә инде.
– Торактан куып чыгару бары тик суд карары буенча  иң соңгы чара буларак кына кулланыла – дип аңлата прокурор ярдәмчесе. – Йортта яшәүчегә  кисәтүләр булса, кимчелекләр күрсәтелгән вакытта төзәтелмәсә, кызыксынган затлар,  наймга бирүчеләр, күршеләр дәгъва белән дәүләт торак инспекциясе органнарына мөрәҗәгать итә ала.
Әгәр дә югарыда әйтелгәннәрне торак бинаның хуҗасы кылса һәм җирле үзидарә органнары ягыннан кисәтүләр  булып та, кирәкле ремонт ясалмаса, ул вакытта җирле үзидарә органы биргән дәгъва буенча  суд торглардан бу торак бинаны сату турында карар чыгара ала. Сатылган торак бинаның  акчасы хуҗасына бирелергә, әмма суд чыгымнары тотып калынырга мөмкин.
Прокурор ярдәмчесе аңлатуынча, торак бинаны  эшмәкәрлек яисә башка эшчәнлек өчен дә файдалану рөхсәт ителә. Әмма бу очракта күршеләрнең хокукы бозылырга тиеш түгел.  Торак бина янгын куркынычсызлыгы һәм санитария-гигиена таләпләренә дә җавап бирергә тиеш.
Шуңа күрә бу минем фатир яисә йорт дип күрше-тирәсенә зыян китерүчеләр судка кадәр барып җитәргә һәм йорт-җирсез дә калыр­га мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X