Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күренекле артистлар белән очрашу

Татарстан Республикасында Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан, укучыларны татар театр сәнгате белән таныштыру максатыннан Яшел Үзән шәһәренең 4нче мәктәбендә "Театр дөньясында" дигән очрашу кичәсе узды.


Очрашуга Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының танылган артистлары Раушания Юкачева, Луара Шакирҗанова, Венера Шакирова, Эмиль Талипов, Раил Шәмсуаров, Олег Фазылҗанов, музыкант, дирижер Фуат Әбүбәкеров, баянчы Әхмәт Кәримов килде. Укучылар артистлар белән аралашты: актер һөнәрен сайлау, аның нечкәлекләре турында сораулар бирде, шулай ук аларның мәктәп еллары,шөгыльләре белән кызыксынды.Тамашачылар Луара Шакирҗанованың чыгышын, Эмиль Талиповның шигырь сөйләвен, Раиль Шәмсуаровның җырлавын, Фуат Әбүбәкеровның скрипкада, Әхмәт Кәримовның баянда уйнавын йотлыгып тыңлады.

Артистлар белән беррәттән укучылар да чыгыш ясады. Шундый дәрәҗәле шәхесләр белән сөйләшү, аларның мактауларын ишетү балаларга бик күңелле булды. Сәнгать әһелләре белән очрашу һәркемдә җылы хисләр калдырды.

Әлфия Мөхәммәтшина,
4нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев