Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кредит алган банкны яптылар. Кая түлим инде хәзер?

– Минем абый бер ел элек банктан 90 000 кредит алды.

Ярты ел буе төгәл түләп барганнан соң, әлеге банкның лицензиясен алдылар һәм менә ярты ел инде бу ситуациядә нишләргә белми. Банкны яптылар, бернинди реквизитлар да калдырмадылар. Моның аркасында бик зур проблемалар килеп чыгар, дип курка.Әйтегез әле, нишләргә?

– Бик тиз арада кредитны кая түләргә кирәклеген белергә кирәк, чөнки аның бурычы беркая да китмәгән, аннары штрафлар һәм пенялар өстәләчәк. Әгәр дә бернинди дә мәгълүмат юк икән, интернетта телефон номерларын табып, акча кертемнәрен (вклад) иминиятләштерү агентлыгына мөрәҗәгать итегез. Барлык займнар да сатыла. Сезнең кредитны сатып алган банк, кредитыгызның яңа хисап номерын рәсми рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Ул банкны интернетта эзләп табыгыз һәм аларга мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев