Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күпләр күз яшьләрен тыя алмый

Новосибирскида яшәүче Ирина Верхградская үз куллары белән "Минем кадерле картларым” дип атаган курчак коллекциясен булдырган.

 Бирегә өлкән яшьтәгеләрнең сурәтләре тупланган. Ирина үз куллары белән курчаклар ясап, алар ярдәмендә төрле сюжет композицияләре төзү белән 30 ел дәвамында шөгыльләнә, аның коллекциясендә 1600 хезмәт исәпләнә. Һәрбер эше дә өлкәннәрнең көндәлек тормышыннан алып ясалган. Ирина Верхградская сүзләренә караганда, бу эшләр беркемне дә битараф калдыра алмый. Аның “иҗат җимешләре” төшерелгән һәрбер сурәткә карагыз әле, ничаклы тетрәндергеч һәм күз яшьләре китерерлек алар. «Башта бер әбинең сынын ясадым, әлеге хезмәтем шулкадәр нык ошады ки, тагын ясыйсы килә башлады. Ялгыз, беркемгә кирәкмәс хәлдә калган өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышы кызганыч. Мин хезмәтләрем аша яшьләргә картларга карата игътибарлырак булуларын әйтәсем килә. Ясый башлагач ук, һәр фигураның тормышында кайныйм, аларның һәркайсын үзем аша үткәрәм. Күңелемә авыр булса да, курчаклар ясавымны дәвам итәм. Күргәзмәләрдә күпләр минем яныма килеп рәхмәтләр әйтә һәм күз яшьләрен тыя алмауларын яшермиләр», - дип сөйли Ирина Верхградская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X