Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күп балалы әти кеше, 6 яшьлек кызын нигә пеләш калдыруы һәм таяк белән кыйнавының сәбәбен аңлатты

Питерда яшәүче бер ир-ат алты яшьлек кызын чәченнән өстерәп йөри, аны малайларга ошатып толымнарын кырып ташлый, һәм, хәтта, бичаракайның тешләрен йолкып алырга да сорап тормый.

Үз баласына карата булган әлеге коточкыч гамәлен ул болай дип аңлата: «Кызым беренче хатыныма бик нык охшаган, шуңа ачуымны китерде», бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе хәбәр итә. 
Чәчләр үрә торырлык вакыйга турында 2019 елның 15 декабрендә билгеле була, ул вакытта кызчык күпсанлы җәрәхәтләр һәм имгәнүләр белән хастаханәгә эләгә. Ата кеше һәм аның үги анасы кызны даими рәвештә тукмап торганнар һәм мыскыл иткәннәр. Баланың әлеге җәбер-золымнан котылуы турыдан-туры аның хастаханәгә эләгүе белән бәйле. Бирегә ул чираттагы тукмаулардан соң килә. Эш шунда ки, ата кеше бәдрәфкә барып өлгермәгән өчен кызны таяк белән кыйнап ташлый. Әлеге хәл алдыннан ул газиз баласын бау белән бәйләп тә куйган була. 
Санкт - Петербургта яшәүче ир-ат балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторга, кызына яратуының булмавын һәм күптән инде аннан котылырга теләвен белдерә, янәсе, бала аңа хатынын хәтерләтеп тора. Баладан баш тартырга да батырчылык итми, чөнки икенче никахтан тагын ике баласы бар икән.Бер-бер хәл булса, башка балаларын да тартып алачаклар бит. Без капчыкта ятмый, дигәннәр шул, кызчыкның шуның чаклы тилмерүенә Ходай, күрәсең, түзмәгәндер. Менә шул тетрәндергеч хәл аркасында, бу гаиләдәге хәлләр дә фаш ителә. 
Кызның әтисенә карата «тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Үги анасына исә «җәзалау» (истязание) маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк. Өч балигь булмаган бала әлеге гаиләдән тартып алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев