Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күп балалы гаиләгә Президент бүләге

Яшел Үзәндә яшәүче Ржанцовлар гаиләсенә бәхет елмайды: яңа салынган өйләре янында хәзер Президент Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән өр-яңа, җиде пассажир утырышлы ГАЗель йөк машинасы торачак.

– Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча программа эшләгәнен ишеткәч, ярты ел элек машина сорап язган идек, чөнки булганы бик искереп, эшләмәс хәлгә килде. Ә хуҗалыкта андый ярдәмчедән башка бик авыр, – ди 5 бала анасы, «Ана Даны» медале иясе, Серго заводында озак еллар экономист булып эшләүче Татьяна Ржанцова. – Машина бирәчәкләре турында хәбәр иткәч, әлбәттә, бик шатландык. Дөресен генә әйткәндә, бирерләр дип уйламаган да идек. Президентыбызга рәхмәтебез чиксез! Татарстанда шундый программаларның булуы һәм аларның чынлап та эшләве – ярдәмгә мохтаҗлар өчен могҗизага тиң!
Гаилә башлыгы, руль артында 25 еллык стажы  булып, бүгенге көндә Горький исемендәге заводта йөк машинасында эшләүче  Андрей Павлович та бик шат. Чөнки зур гаилә белән берәр җиргә барырга җыена башласаң, җиңел автомобильгә сыеп бетеп булмый, ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Яшел Узэн многодетной семье ключи от автомобиля от Президента Татарстана