Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КОЯШ ТА ЕЛМАЕП НӘҮРҮЗНЕ СӘЛАМЛӘДЕ

Яшел Үзән күпмилләтле шәһәр. Һәм биредәге халык бер-берсен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши.

Сабантуймы, Май чабумы яки башка чарамы – бердәм булып, күңелле итеп бәйрәм итә. 31 март көнне, мәсәлән, «Халыклар дуслыгы» фонтаны янында Нәүрүз гөрләде. Һәм беркем дә, бу бит безнеңчә түгел, дип тормады, бик күп яшел үзәнле рәхәтләнеп ял итте. 

Күптәнге заманнарда дөньядагы барлык халык яңа елны мартта каршылаган. Тарихтан белгәнебезчә, борынгы цивилизация вәкилләре ел башы итеп нәкъ менә язны санаган. Шулай ук, Россиядә дә ул 1700 елга кадәр язгы көн һәм төн тигезләшкән вакытта, 21-22 мартта билгеләнгән.
Нәүрүзне бүгенге көндә иран һәм төрки төркемнәргә кергән халык бәйрәм итә. Бу – кеше тормышында «яңа көн» (безнең телгә шулай тәрҗемә ителә) – чиста бит, яңача яши башлау мөмкинлеге. 2009 елдан бирле Нәүрүз ЮНЕСКОның материаль булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелгән, ә 21 март – «Халыкара Нәүрүз көне» буларак игълан ителгән. Бәйрәмне тынычлыкта һәм шатлыкта каршы алу традициясе югары дәрәҗәгә күтәрелгән булган: әлеге якты көн туганда, хәтта, сугышлар да туктатылган, ә бик күп кенә илләрдә, үзара дошманлашкан сугышчылар, татулашу хөрмәтенә, коралларын алмашкан.

Язманы тулысы белән газетадан укырга була (№24).

Илсөя Завилейская фотолары – http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/yashel-znlelr-rkhtlnep-yal-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз Навруз