Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Котырынган әни кеше балаларга ташлана

Псковта бер хатын-кыз мәктәптәге чишенү бүлмәсенә үтеп керә һәм укучыларга һөҗүм итә, дип хәбәр итә "Псковтагы МК".

Басма мәгълүматлары буенча, вакыйга 24 нче номерлы мәктәптә 14 гыйнварда ук була. Биредә укучының әнисе белем йортына килә, вахтерга паспорт күрсәтеп эчкә үтә һәм кызының тренеры белән сөйләшергә теләген белдерә. 
Ләкин хатын турыдан-туры чишенү бүлмәсенә бәреп керә һәм андагы мәктәп укучыларын кимсетә, төрле әшәке сүзләр әйтә башлый. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматы буенча, әни кеше яшүсмерләрнең берсе кызының телефон экранын ваткан, дип белдерә. Хатын-кыз балаларга төкерә, кыйнау белән яный һәм зыянны каплауны таләп итә. 

Муниципалитетның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, укытучылар мәктәп администрациясеннән бу хәлгә оператив рәвештә җавап бирә алмаганнары өчен шелтә алган. Үз чиратында шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары Александр Коновалов мәгариф оешмаларына керү тәртибен контрольдә тотуны көчәйтергә йөкләде. 

РИА Новости Псков өлкәсе буенча ГУМВД хәбәр иткәнчә, хатын-кыз административ җавапка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев