Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Котырудан котылу авыр

Роспотребнадзорның Яшел Үзән территориаль бүлеге хәбәр итүенчә, 2018 елның 8 аенда хайваннар тешләп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15,9 процентка кимегән һәм 342 кешене тәшкил иткән. 3 кешегә кыргый җәнлекләр һөҗүм иткән булган.

Котыру (судан курку, гидрофобия) – үзәк нерв системасын бозган кискен йогышлы авыру. Аны дәвалап булмый, 100 процент үлемгә китерә.

Ул нигездә авыру хайваннар тешләгән җәрәхәт аша йога. Бигрәк тә баш, муен һәм кул бармаклары җәрәхәтләнү куркыныч.
Вирус җәрәхәткә эләгү белән нервлар аша үзәк нерв системасына барып җитә. Инкубация чоры 1 елга кадәр һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин. Әгәр дә баш һәм кул бармаклары тешләнсә, инкубация чоры кыскара.
Инфекциянең чыганагы булып кыргый җәнлекләр: төлке, эт, бүре һәм кимерүчеләр тора. Алар йорт хайваннарын да зарарларга мөмкин.

Тулырак газетадан укырга мөмкин (№72).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X