Яшәеш

Коточкыч янгында ике нәни бала һәлак булган

***

Чувашиядә шәхси йортта янгында 2 бала үлгән. Фаҗига Атрать авылында була. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, шәхси йортта 4 кеше яши. Янгын сүндергән чакта 2 һәм 4 яшьлек ике малай мәете табыла.

36 яшьлек ир-ат һәм 27 яшьлек хатын-кыз имгәнә, аларны хастаханәгә илткәннәр.

Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Интертат


Нет комментариев